Камал театрына япон проекты: татар зыялысының чын йөзе яки Бикчәнтәевның изге көрәше
Камал театрына яңа бина салына дигән хәбәрне татар җәмәгатьчелеге сөенеп каршыламады, чөнки урыны үзгәрәчәк иде: «Татарстан урамы, 1 нче йорт» дигән адресны югалтасы килмәде милләтнең. Әмма бу хәл ителде, урыны да билгеләнде. Җәмәгатьчелеккә ризалашырга гына калды. Шушы көннәрдә бинаның нинди булачагы да билгеле булды. Ризасызлар бар. Ләкин бу юлы да ризалашырга калачак. Чөнки бинаны татар интеллигенциясе сайлады. Ягъни, татар интеллигенциясенең ун вәкиле. Театрның яңа бинасы темасына хәбәрчебез күзәтүе һәм экспертлар фикерен тәкъдим итәбез. Читать дальше...