Әлмәттә телевидение бетә?!
Әлмәтлеләр яраткан программаларын карый алмаячак.
Әмма бу вакытлыча гына. 6 сыннан 8 июньгә кадәр Әлмәттә берничә канал күрсәтмиячәк. Бу Миңнебай авылындагы телевидение баганасында профилактик чаралар узу белән бәйле. Сәгать сигездән киче алтыга кадәр «Россия 1», «Первый канал», «Россия Культура», «Петербург 5 канал», «НТВ», «Татарстан – Новый Век», «Матч ТВ», «Реком TV. Альметьевск» каналлары күрсәтмиячәк.