Рактан үлгән 38 яшьлек Альмираның соңгы көннәре турында: «Берничә ай эчендә картайды»

Рактан үлгән 38 яшьлек Альмираның соңгы көннәре турында: «Берничә ай эчендә картайды»

Бу атнада Уфада режиссер, 3 бала анасы, 38 яшьлек Альмира Ибраһимова вафат булды. Ул берничә ел дәвамында яман шеш белән көрәшкән. Альмираның соңгы көннәре турында NewsBash сайты яза.

Альмира Башкортстанның Баймак районында туып үсә. Гаиләдәге бердәнбер бала буларак, ул әти-әнисенең яратуында үсә, әти-әнисе аның кечкенәдән үк сәнгатькә тартылуын күреп, аны хуплап тора.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Альмира Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтына укырга керә. Белем алгач, карьерасын Стәрлебаш районында башлый, озакламый Уфага күченә һәм Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә урнаша.

Альмирага чын уңыш һәм популярлык «Башкортстан» киностудиясендә һәм «Башкортстан» концерт залында баш режиссер вазифасында эшләгәндә килә. Шулай ук аның таланты «Юлдаш» телевидениесе һәм радиосында эшләгәндә дә ачык чагыла.

Бу вакытта Альмира гомерлек мәхәббәтен очрата, 1 кызы һәм 2 улы туа. Әмма 2015 елда аңа «2нче стадиядәге баш мие рагы» диагнозы куела. Альмира гаҗәеп ихтыяр көче күрсәтә, бу авыруны җиңә һәм гадәти тормыш белән яши башлый.

Ни кызганыч, шатлык озакка бармый. Узган елда аны кабат баш авыртулары җәфалый башлый. Табиблар тынычландырырлык сүз әйтми – рак кире кайта.

«Соңгы елда минем баш миемә 5 операция ясадылар. Баш сөяге ретрепанациясе булды, тик, кызганыч, хәлем начарланды гына, әлегә яхшырулар күзәтелми», – дип язган була Альмира социаль челтәрдә.

Бу юлы исә чир тагын да көчәеп кайта. Химия терапиясеннән соң Альмираның чәчләре коела, ул берничә ай эчендә картая. Яман шешнең көчәюе аркасында, йөрүе авырлаша, хәрәкәт координациясе, сөйләме һәм хәтере бозыла.

Ә дәвалану өчен өчен акча бөтенләй җитми, ашыгыч операция кирәк була. 1 ай элек Альмираны, алга таба тикшеренү һәм дәвалану өчен, Санкт-Петербургка алып китәләр.

«Хәзер Альмира Санкт-Петербургка клиникага бара. Анда ул тагын бер кат тикшеренү узачак, һәм аның алга таба дәвалану планы хәл ителәчәк», – дип хәбәр иткән иде Альмираның әнисе.

Ә 15 майда Альмира Ибраһимова вафаты турында кайгылы хәбәр бөтен интернетта таралды. Үләренә 1 көн кала ул «ВКонтакте» битендә соңгы язмасын куя. Ул үзе баш режиссер булып эшләгән «Башкортстан» концерт залы язмасын үзенә күчереп куя.

Альмира белән хушлашу туган ягында – Баймак районы Нигъмәт авылында була. Альмира гомеренең соңгы көннәрен әти-әнисе йортында уздырган.

Читайте на 123ru.net