Ике яше дә тулмаган бала 4нче каттан егылып төшкән

Фаҗига Бөгелмәдә була. Балага 1 яшь тә 4 ай гына булган, дип яза "Бугульминская газета". Ул ишле гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига булган көнне әтиләре олырак балалары белән юыну бүлмәсендә булган. Ә дүртенче баласына авырлы әни кеше ял итәргә ятып торган.

Бүлмәдә тәрәзә ачык калган була. Беренчел фаразлар буенча бала тәрәзә төбенә менгән һәм 4 нче каттан егылып төшкән.
 
Алган тән җәрәхәтләреннән бала хастаханәдә вафат булган.

Интертат.ру

Читайте на сайте