World News

Сөт җитештерү буенча Әлмәт аксый

Татарстанда узган тәүлектә 2735,3 тонна сөт сауганнар.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, бу узган елның шушы чорына караганда 131,0 тоннага артыграк.

Сөт җитештерү күләме буенча Балтач (150,2 т), Мамадыш (138,9 т), Арча (133,6 т), Кукмара (130,5 т) муниципаль районнары алда бара.

Читайте на сайте