World News

29 декабрьдә мәктәпләрдә кышкы каникул башлана

Бу турыда фән һәм мәгариф министрлыгы сайты хәбәр итә.


Республика мәктәпләрендә кышкы каникул 29 декабрьдә башлана һәм , ике атна дәвам итеп,   11 гыйварда тәмамланачак. Балалары белән бергә ата-ана да ял итә алачак, чөнки 1-11 гыйнвар республикада ял көне буларак игълан ителгән.
  Сайтта закон буенча, кайчан каникулга китәсен һәр мәктәп үзе хәл итә ала, дигән аңлатма да бар.

Читайте на сайте