World News

Балык бистәсе мәктәпләрендә кышкы каникуллар алдыннан профилактик әнгәмәләр үткәрелде

Кышкы каникуллар алдыннан Балык бистәсе эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары район мәктәпләрендә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.
 
Алар нигездә, балаларга әти-әниләреннән башка кичке 22.00 сәгатьтән соң урамнарда, җәмәгать урыннарында йөрүне тыя торган закон таләпләрен, юлларда, урамнарда йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерәләр. Мондый очрашулар район үзәге мәктәпләрендә, агротехник техникумда уздырылды инде. Авыл мәктәпләрендә дә шундый әңгәмәләр үткәреләчәк.
 

Читайте на сайте