World News

Балык бистәсе районында Гремячка авылындагы яшәүче сугыш ветеранын Алесандр Маркеловны 90 яше белән котладылар

Күптән түгел Гремячка авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Тимофеевич Маркеловка 90 яшь тулды.
Бу уңайдан, Трой Урай авыл җирлеге Советы, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре хөрмәтле юбилярны йортына барып тәбрикләделәр. Концерт номерлары белән дә күңелен күтәрделәр, кыйммәтле бүләк тә тапшырдылар. Әлеге авыл җирлегендә яшәүче  бердән-бер ветеран мондый хөрмәткә мең мәртәбә лаек әлбәттә. 
 

Читайте на сайте