World News

Лениногорскилылар Әлмәткә барып спектакль карый ала

 Әлмәт Татар дәүләт драма театры Яңа ел бәйрәмнәрендә спектакльләргә чакыра.


Бәйрәм уңаеннан, тамашачыларга иң кызыклы һәм иң яхшы спектакльләр генә тәкъдим ителәчәк, дип ышандыра театрның матбугат хезмәте.

3 гыйнвар көнне “Аршин мал алан”, 4 гыйнвар “Амзонка”, 5 гыйнвар “Кыю кызлар”, 7 гыйнвар “Кызлар килде авылга”, 8 гыйнвар “Ромео һәм Джульетта” спектакльләрен карарга мөмкин булачак. 6 гыйнварда исә шоу-концерт оештыру планлаштырыла.

Читайте на сайте