World News

Троллейбус шоферын ток бәреп үтергән

Ир-ат сменага үзенең ял көнендә, хезмәттәшен алыштыру өчен чыккан булган. 

Казанның өченче маршруты троллейбусы шоферы барганда машинаның төзексез булуын сизеп ала һәм пассажирларны якындагы тукталышта төшереп, үзе троллейбусны токтан аеру өчен паркка китә. Ишектән чыкканда җиргә аяк басар алдыннан шоферның аягы тая һәм ул троллейбус ишегенә тотына. Шул чакта аны ток бәрә. Ир-атның Үзбәкстанда хатыны һәм балалары кала. 

Читайте на сайте