World News

Баш хисапчы үзенә премияләр язган

Бер авыл Советында баш хисапчы үзен һич кенә дә рәнҗетмәгән: ай саен ул үзенә йә премия, йә матди ярдәм, йә яхшы хезмәте өчен өстәмә түләүләр язып барган. 

Тукай районы хисапчысы ике ел эшләү дәверендә барлыгы 62 мең сум акча үзләштергән. Тукай районы прокуроры урынбасары Марат Хәйруллин сүзләренчә, баш хисапчы үзенең гаебен таныган һәм барлык акчаларны кире кайтарып бирергә вәгъдә иткән. Әлеге оста хисапчыны 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Читайте на сайте