World News

Яңа ел бәйрәмнәрендә әлкилеләр “Ашыгыч медицина ярдәменә” ешрак мөрәҗәгать итә башлады

Яңа ел бәйрәмнәрендә әлкилеләр “Ашыгыч медицина ярдәменә” ешрак мөрәҗәгать итә башлады.

Бу хакта безгә район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Игорь Леонтьев хәбәр итте.

-       Медикларга мөрәҗәгатьләр күп очракта хроник чирләрнең кискенләшүе белән бәйле, - ди доктор Леонтьев. – Шулай ук имгәнү-җәрәхәтләнү очракларының да күбәюе күзәтелә. Алкогольле эчемлекләрне күп кулланудан саулыкларына зыян салучылар да бар.

Ә менә салкын тиеп авыру очраклары артмаган.

Озакка сузылган бәйрәм көннәрендә авырулардан ничек сакланырга соң?

-       Моның рецепты һәркемгә мәгълүмдер, минемчә, - ди Игорь Леонтьев. – Сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Артык күп ашамагыз, саф һавада күбрәк булыгыз, спорт белән шөгелләнегез. 

Читайте на сайте