World News

Лениногорскида күпме сөт савылган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министырлыгы сайтында 8 гыйнварга республика буенча  сөт җитештерү турында мәгълүмат чыкты, анда безнең район күрсәткече дә бар.


Агымдагы тәүлектә республика буенча  2804,3 т сөт җитештерелгән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда,   139,6 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә  Минсельхозпрод сайты.
Сөт җитештерү буенча беренче урында Балтач, Мамадыш, Кукмара и Әтнә районы алда бара.
Кайбер районнарда продуктивлык төшү дәвам итә. Мәсәлән, Тәтеш районында үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда,  9,8 т  сөт азрак савылган. Зәй райнында былтыргыдан  7,7 т, Мөслимдә – 6 т, Чистайда – 3,8 т, Алексеевскида – 1,6 т, Менделеевскида – 0,9 т, Сарманда – 0,8 т, Баулыда– 0,7 тоннага калышалар, дип хәбәр ителә сайтта.
Лениногорск муниципаль районында сөтне былтырның шушы чоры белән чагыштырганда 0,4 тоннага күбрәк җитештергәннәр. 8 гыйнвар көненә безнең районда бер сыерга 9,2 кг сөт савылган. Әлеге күрсәткеч буенча, безнең район 43 муниципаль район арасында 35 нче урында бара.

Читайте на сайте