World News

500 сум акча өчен танышының башына балта белән суккан

Полиция хезмәткәрләре 23 яшьлек егетне тоткарлаган.

Ул 5 гыйнварда 55 яшьлек танышы белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң, аның башына балта белән суккан һәм 500 сум акча урлап качкан.

Түбән Кама егете элек тә җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган. Әлеге вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгатылган.

Читайте на сайте