World News

Лениногорскида берәүне шешәдәше кыйнап үтергән

11 гыйнварда Ленинградская урамындагы бер йортта 32 һәм 38 яшьлек ирләр арасында низаг чыга. 
Дөресрәге, баштан бергә эчәләр, аннан сугыша башлыйлар. Берсе көчлерәк була, шешәдәшенең башын идәнгә бәреп-бәреп кыйный һәм үзен генә калдырып кибеткә чыгып китә. Кире әйләнеп кергәндә теге исән була әле. Аның үлгәнен белгәч, “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Гаепләнүче элек хөкем ителгән, гаебен тулысынча таныган. 
 
Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат үзәге 

Читайте на сайте