World News

Казанда табылган баланың анасы тоткарланган

Наталья Манжоланы хокук сакчылары 11 көн эзләде.

Даниланың (баланың исеме) тормышы өчен бөтен республика кайгырган вакытта ана кеше очраклы танышы белән күңел ачып яткан. Бу хакта 26 яшьлек Наталья Манжола үзе белдергән. Ул баланы ташлап калдыру сәбәпләрен әйтми, “Мин бик үкенәм, баланы үземә кайтарырга телим”, – ди ул. Бу мәсьәләне опека органнары хәл итәчәк, аңа ана хокукыннан икенче тапкыр мәхрүм итү яный. Шулай ук хатынга закон буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Читайте на сайте