World News

Әлмәтлеләр Римас Туминас куелышындагы “Дядя Ваня”ны (А.Чехов) карый ала

Гыйнвар аенда Россиядә беренче театраль трансляция сервисы эшли башлады. 

Театр сөючеләр onlineteatr.com  порталы аша реаль вакыт режимында   яраткан спектакльләрен карый ала. Әлеге проектка Маяковский, Вахтангов исемендәге, Сатира  театрлары, шулай ук  Владимир Симонов, Владимир Этуш, Алексей Гуськов, Анна Ардова, Игорь Костолевский, Андрей Барило, Сергей Маковецкий кебек актерлар кушылды. Башкаладан читтә яшәүчеләр дә хәзер иң яхшы спектакльләрне интернет аша югары сыйфатта күрә ала

Ресурс түләүле, ләкин аның бәясе “кәгазь” билетка караганда күпкә очсыз. Спектакльне сайттан карау 300-400 сумга төшә.  Өстәвенә, бер “билет” белән бөтен гаилә  спектакль карый ала.  

Читайте на сайте