Күкрәген орден-медальләр бизи
Без, 58нче мәктәпнең «Елмаю» тимурчылык отряды, Заһид Хәлиуллинны Яңа 2015 ел белән котларга бардык. Ул безне һәрвакыттагыча бик куанып каршы алды. Заһид бабай ике сугышта катнашкан. Ул Бөек Ватан сугышына 1943 елны китә. Украина фронтына эләгә. Бөек җиңүне Прагада каршы ала. 1945 елның 2нче августыннан аны Япон самурайларына каршы сугышка җибәрәләр. Заһид бабай 1950 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Аның бик күп орден-медальләре бар. Ул хәтта генералиссимус Сталиннан «Рәхмәт хаты» белән бүләкләнгән. Хәзерге көндә аның 12 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Без Заһид бабайны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Аның биргән киңәшләрен үтәргә тырышабыз.