Бер вакыйга тарихы
Минем гаиләмнән дә сугышта булган кешеләр бар. Бабам Әхмәт 1925 елда Арбаш авылында дөньяга килгән. Әхмәт бабам үз теләге белән сугышка китә. Анда ул үзенең яшьтәшләрен таба, алар белән дуслашып китә. Хәтта үзенең ерак туганы белән таныша. Сугыш булуга карамастан, алар кичләрен җырлап, бер-берсенә шигырьләр сөйләп, уйнап үткәрә торган булганнар.
Минем сезгә аның белән булган бер вакыйганы сөйләп китәсем килә. Көннәрдән бер көнне ул яралы иптәшен үлемнән коткара. Әхмәт бабам аны үз частьларына кадәр күтәреп алып кайта, көченнән килгәнчә булыша. Иптәше савыккач, бабама мең рәхмәтләр әйтә. Шушы көнгә кадәр безнең гаиләбез аларның гаиләләре белән дус. Без бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, күңелле мизгелләрне уртаклашабыз. Аларның туганнары бабама, аның әтисенең кылган гамәле өчен рәхмәт әйтә, чөнки Әхмәт бабам аларны әтиле иткән, әтиләрен үлемнән коткарган.