Ә әниләр, әбиләр ничек түзде икән?
Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебезнең тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр.
Шул чор михнәтен үз башында кичергән дәү әнием – Флюра Вафина сөйләгәннәрдән: «Сугыш башланганда миңа бары 4 яшь иде. Шул вакытта баштан үткәннәрне уйласаң, китап язарлык. Ул чордагы күргән кыенлыклар: кияргә кием, ягарга утын, ашарга ризык юк. Без, балалар, барын-югын хәтерләмибез. Ә әниләр-әбиләр ничек түзгән икән дигән сорау бүген дә мине борчый. Мин әнинең кайсы вакытта йокларга ятып, кайсы вакытта торып киткәнен белмим. Әтиләр – сугышта, бөтен авырлык әни җилкәсендә. Көннәр буе колхоз эшендә, ә кичен чана тартып кырга салам урларга бара. Утын урынына мичкә салам ягабыз. 1944 елның сентябрь аенда беренче сыйныфка укырга кердем. Язарга гади карандаш. Укытучы бер карандашны ике укучыга бүлеп бирә. Бер партада өч кыз утыра идек. Өчебезгә бер әлифба китабы. Укытучы сөйләгәнне йотлыгып-йотлыгып тыңлый идем... Үләннәр төртеп чыгу белән болынга, елга буйларына йөгерәбез. Ашарга яраклы нинди үлән бар, шуларның барысын да ашый идек. Ул вакытта ашаган кузгалак, әнис, балтырган, кукылар, алабута орлыгын хәзер ашап карыйм да, бала вакытта яулыкка төйнәп өйгә алып кайткан вакытларым кино караган кебек күз алдымнан үтә. Ул вакытта бергә уйнап үскән күрше кызларының күбесе мәрхүмнәр инде. Урыннары җәннәттә булсын», – дип искә ала әбием.
Дәү әниләр буыны сугыш китергән авырлыкларга ничек түзде икән? Уйлап карасаң, аларның балачагын «сугыш урлаган» бит. Урлаган әйберне хуҗасына кире кайтарып була, әмма урлаган балачакны күпме генә тырышсак та кире кайтарып булмый.