Батыр бабам һәм авылның ак әбисе
Минем дәү бабам – бабамның әтисе – Салихов Әбелфатыйх Салих улы Мөслим районы Татар Бүләре авылында 1911 елның 3 мартында дөньяга килә. Яшьлек еллары җырларга кушып җырланган туган авылында уза. Күрше Исәнсеф авылының иң чибәр, иң уңган Нәсыйхә исемле кызын үзенең тормыш иптәше итеп сайлап бабам бер дә ялгышмый.
Көтмәгәндә, 1938 елны илдә Фин сугышы башлана. Бабам сөекле Нәсыйхәсен, кадерле улын калдырып, сугышка китә. Яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп була Әбелфатыйх бабама.
Дөньялар тыныч, күкләр аяз булганда, 1941 елның ямьле җәй аенда Германия туган илебезгә һөҗүм итә. 30 яшен тутырган Әбелфатыйх бабам Ватанны дошманнардан азат итәргә фронтка китә. 1944 елны Тверь шәһәрендә ул бик каты яралана. Госпитальдә ятып дәвалангач, аны демобилизацияләп, туган ягына кайтарып җибәрәләр. Әбелфатыйх бабам бик күп орден-медальләргә лаек була.
Авылның ачлык-ялангачлыктан тилмергән иң авыр сугыш еллары була. Күмәк хуҗалыкта эшләргә эшче көч җитешмәгән бу чорда, яраланып кайткан бабамны авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Сугыш һәм сугыштан соңгы бик ачы елларда да бабам туган җирендә тырышып намуслы хезмәтен куеп яши.
Нәсыйхә әбием белән Әбелфатыйх бабамнар гаиләсендә 10 бала туып үсә. Барлык балалары да исән-сау үсеп, олы тормыш юлына чыгалар. Әбекәем Герой-Ана медале белән бүләкләнә. Аның турында 1985 елны «Азат хатын» журналында мәкалә басылып чыккан.
Батыр бабам һәм авылның Ак әбисе-әбекәем вафат булганга да инде бик күп еллар узып, күп сулар аккан. Бабам һәм әбием мин туганчы ук дөньядан киткәннәр. Кызганыч, бабамның истәлекле документлары сакланмаган. Бер карточкасы гына сакланып калган.
Язга чыккач, дәү әтиебез Татар Бүләренә, авылның зиратына алып кайта безне. Анда каберлекләрне чистартабыз, үлгәннәр рухына атап дога кылабыз.
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, дип өйрәтә бит халкыбыз мәкале. Әлеге сүзләрдәге хаклыкны без әле үсә-үсә аңларбыз дип уйлыйм.