Кояш – чәчәкләр
Көзге салкын җилләр улый. Тәнне өшеткеч карлы, бозлы яңгыр ява да ява. Төннәрен сулар туңа, ә менә алар һаман бирешми. Үзләре кечкенә генә кояшчыклар кебек көн туу белән күзләрнең явын алырдай булып ялтырыйлар, яналар. Аларның эченә күпме нур салынып, көзге болытлы көнне яктыртып, кояш булып балкыйлар. Мин алар белән сөйләшәм. Минем биш яшьлек оныкчык кызым: «Бабай, син кемнәр белән сөйләшәсең?» – дип сорый. Мин пәйгамбәр тыр-
наклары дип аталган сары чәчәкләргә күрсәтәм. «Аларның эченә Бөек Көчнең кечкенә генә нуры салынган. Шуңа алар караңгы көнне яктыртып, кояшчык булып балкыйлар», – дим. Кызчыгым: «Аларны Аллаһ ясаган, әйеме?» – ди. Миңа
бу сүзләргә сөенеп:
«Әйе», – дияргә генә кала.
Алар җанлы, алар искиткеч түземле, чыдам. Сары төс – кояш төсе. Аны галәмдәге тереклек, җитешкәнлек төсе дияр идем мин. Без, кешеләр, салкын-бозлы яңгыр астында туңабыз. Ә бу чәчәкләр көннәр, айлар буе салкын җилдә, бозлы элпәләр астында калып та, таң атуга, тагын сары нурлар чәчеп балкыйлар. Мин сокланам сезгә, чәчәкләр, сездә нихәтле ихтыяр көче, ныклык. Аллаһ сезне дә нинди камил итеп яраткан. Без, галәм киңлекләренә очкан кешеләр, матурлыгыгызны күрмичә, сезне таптап китәргә дә мөмкинбез бит.
Кызчыгым:
– Ә яз җиткәч кем яңадан терелтә соң аларны? – дип сорый.
Мин:
– Аллаһы Тәгалә, – дим.
Кызчыгым:
– Димәк, Аллаһы Тәгалә яңадан терелтүче?
Миңа аны җөпләп, әйе, дияргә генә кала. Мин Аллаһның бар нәрсәгә җан өрүче, бар тереклекне яшәтүче икәнлеген аңлатырга дип авызымны ачам. Әмма кызчыгым шул мәлдә күккә карап инде күптән өйрәнгән иман кәлимәсен кабатларга өлгерә: «Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр рәсүлуллаһ!»