Безнең авылда ике мәчет бар!
Тукай районының Теләнче Тамак авылы – минем әтиемнең туган авылы. Без гаиләбез белән һәр атна саен авылга кайтабыз. Авылда йөз еллык ике мәчет бар. Аның берсе таштан, ә икенчесе агачтан салынган. Таш мәчет төзелгәнгә инде йөз елдан артык, ә агач мәчеткә узган ел азагында гына йөз яшь тулды. Ул мәчетләрне атаклы Хәлфиннәр төзеткән булган. Малайлар өчен кызыл кирпечтән ике катлы итеп, ә кызлар өчен агачтан мәдрәсәләр дә төзеткәннәр. Мәдрәсәгә тирә-юньдәге авыллардан балалар җыелган. Дини укулардан тыш математика, тарих, география, табигать белеме, гарәп теле укытылган. 1910-1912 елларда мәдрәсәләрдә 500 малай, 300ләп кыз белем алган. Мин инде бишенче ел һәр якшәмбе шул мәчеткә укырга йөрим. Мәчеттә безне минем әбием белән Гөлнур апа укыта. Күп балалар Коръән, намаз укырга өйрәнделәр. Дини темага төрле конкурслар, ярышлар үткәрелеп тора, йола-бәйрәмнәребез билгеләп үтелә, җәйге лагерьлар оештырыла. Бу эшләрне башкаруда район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәтнең дә ярдәме зур. Безнең белән укыган 15 яшьлек Эльмир абыйны мәчеткә имам итеп сайладылар. Авыл зур булса да имам булырга теләгән өлкән абый-бабайлар юк.
Әйткәнемчә, узган ел азагында Хәлфиннар төзеткән «Мирас» мәчетенең (агач мәчетнең) йөзьеллык бәйрәме булды. Бәйрәмгә күп кунаклар кайтканнар иде. Мәктәптә укыганда ук мәчеткә йөргән Алмаз абый, «Тылсымлы куллар» журналының мөхәррире Ландыш апа Казаннан ук кайттылар. Алар үзләренең мәчеткә йөргән вакытларын искә алып сөйләделәр. Балалар Коръән һәм дини шигырьләр укыдылар.
Ислам – ул яшәү рәвеше. Динебезне өйрәнеп, белеп үскән балалар иманлы кешеләр булып үсәләр. «Көмеш кыңгырау»ны укучы дусларым, мин сезнең дә әдәпле, тәрбияле булуыгызны телим!