Ансыз дөнья сансыз
Безнең 3нче санлы «Әллүки» балалар бакчасында әти-әниләр катнашында бәйрәмнәр, конкурслар, күргәзмәләр оештырыла. Бу эшне башкаруда бакчабызның өлкән тәрбиячесе Наталья Закированың бик зур өлеше бар. Күптән түгел бакчабызда тагын бер чара булды: «Икмәк – зур байлык» темасына багышланган күргәзмә оештырылды. Биредә әти-әниләр бик актив катнаштылар. Бигрәк тә, «Алтын балык» уртанчылар төркеменең оста куллы әниләре һәм балалары турында әйтмичә булмас: Гөлназ Арсланова, Гөлнара Галиева, Альбина Хуҗина, Вера Бакирова, Айгөл Хуҗина, Язилә Гобайдуллина. Алар матур табында чәй эчү өчен төрле ризыклар: бәлеш, өчпочмак, күмәч, пәрәмәч, кыстыбый пешереп алып килгәннәр. «Мул табын», «Тәмләп чәй эчәбез», «Киселгән токмач», «Тегермән» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмә тамашачыларын сокландырды.
Бодай, башак, он – күргәзмәнең түрендә урын алды. Кул эшләре белән генә чикләнеп калмадык. «Икмәк – зур байлык» икәнлеген эшчәнлек вакытында әңгәмәләр, рәсемнәр аша тагын да ныграк өйрәндек. Икмәк безнең яшәү чыганагы, ансыз дөнья сансыз дигәннәр элек-электән әби-бабаларыбыз. Безнең бакчадагы балалар икмәкнең кайдан, нинди юллар белән табын түренә килгәнен белделәр. Икмәккә сак караш, игътибарлары һәм хөрмәтләре артты.