World News

Ял да файдалы булсын!

Ба­ла­лар бак­ча­сын­да саф һа­ва­да ял итү сә­гать­лә­ре бак­ча эчен­дә үт­кә­ре­лә тор­ган шө­гыль­ләр ке­бек үк кы­зык­лы, ма­вык­тыр­гыч  үтәр­гә ти­еш­ләр. Ба­ла­лар бак­ча­сы­нда уз­ган һәр көн ба­ла кү­ңе­лен­дә нин­ди­дер яңа  ачыш­лар ясау  бе­лән ис­тә кал­са фай­да­лы­рак.
Бү­ген­ге ял ва­кы­тын без ба­ла­лар бак­ча­сын­нан ерак бул­ма­ган ур­ман­га ба­рып үт­кә­рер­гә бул­дык. Ур­ман­га ки­леп җит­кән­че һа­ва то­ры­шы, ур­ман җи­меш­лә­ре, җән­лек­лә­р ту­рын­да сөй­лә­шеп бар­дык. Ме­нә без көз­ге ур­ман­да. Мин ба­ла­лар­га төр­ле со­рау­лар һәм та­быш­мак­лар би­реп, алар­ны уй­ла­ныр­га, дө­рес һәм ма­тур җа­вап­ би­рер­гә өйрәттем.
«Кош тү­гел, оча,
Яба­лак­тан кур­ка,
Чик­лә­век яра­та,
Сыз­гыр­са,
Ур­ман­ны яң­гы­ра­та. 
Кем ул?» – дип та­быш­мак әйт­тем. Ба­ла­лар тиз ара­да сүз­нең ти­ен ту­рын­да бул­ган­лы­гын аң­лап ал­ды­лар. Ба­ла­лар­ның ти­ен­не рә­сем­дә күр­гән­нә­ре һәм аның ту­рын­да ки­тап­лар­дан укы­ган­на­ры бар, әл­бәт­тә. Ә ме­нә бү­ген, бәл­ки, ти­ен кү­рер­гә на­сыйп бу­лыр ди­гән өмет тә  юк тү­гел.
Бик ма­тур көз­ге көн иде. Көз­ге ма­тур­лык­ка хо­зур­ла­нып, бер-бе­ре­без­дән ерак кит­мәс­кә ты­ры­шып, чик­лә­век, на­рат күр­кә­лә­ре җыя баш­ла­дык. Аяк ас­тын­да ко­ел­ган төр­ле төс­тә­ге яф­рак­лар кыш­тыр­дый. Ме­нә, чик­лә­век кү­рер­гә ты­ры­шып, игъ­ти­бар бе­лән ку­ак­ка ка­рыйм, ми­нем янә­шәм­дә тор­ган ба­ла­лар­га пы­шыл­дап кы­на ку­ак ара­сын­да утыр­ган ти­ен бар­лы­гын әйт­тем. Ки­нәт без­нең күз­ләр без­гә то­мы­ры­лып ка­рап тор­ган бә­лә­кәй җән­лек күз­лә­ре бе­лән оч­раш­ты. Аның зур, ма­тур күз­лә­ре без­гә га­җәп­лә­неп ка­рый иде. Иң бе­рен­че бу­лып күз­гә озын йон­лач кой­ры­гы һәм очы пу­ма­ла­лы ко­лак­ла­ры ча­лын­ды. Ти­ен­нең йон­на­ры кыз­гылт, ә күк­рәк өле­ше ак­сыл иде. Без ти­ен­не кур­кыт­тык, ах­ры. Ул ки­нәт, ук­тай аты­лып, бер бо­так­тан икен­че­се­нә си­ке­реп юк бул­ды. Бер миз­гел­гә су­зыл­ган бу кө­тел­мә­гән оч­ра­шу­дан без озак ай­ный ал­мый тор­дык. Ти­ен кү­рү­е­без­гә бик шат­лан­дык, мин  ба­ла­лар­га ти­ен­нең кыш­ка азык туп­лар өчен, чик­лә­век җыю­ын сөй­лә­дем. Ти­ен алар­ны оя­сы­на, төр­ле агач ку­ыш­ла­ры­на, мүк ара­ла­ры­на яше­реп куя икән. Чик­лә­век­ләр­дән баш­ка көн­ба­гыш, ми­ләш, ба­лан, шо­мырт, яшь ку­ак үсен­те­лә­рен һәм кай­ры­ла­рын да яра­тып ашый, ди­дем. Ә зо­о­парк­лар­да, чит­лек­ләр­дә яши тор­ган ти­ен­нәр ал­ма­дан, гру­ша­дан, ки­шер­дән һәм кип­кән җи­меш­ләр­дән дә баш тарт­мый­лар икән. Без ба­ла­лар бе­лән, сөй­лә­шә-сөй­лә­шә, чик­лә­век җыю­ы­быз­ны дә­вам ит­тек. Ба­ла­лар­га ия­реп, үзем дә күз­лә­рем бе­лән һа­ман ти­ен­не эз­лим. Ә ти­ен бү­тән кү­рен­мә­де. Без кай­бер чик­лә­век­ләр­не юри ал­мый кал­дыр­дык. Ти­ен­гә күч­тә­нәч бул­сын! Әле бит ал­да озын сал­кын кыш бар.

Читайте на сайте