World News

Безнең агентлыкта яңа җитәкче

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына яңа җитәкче билгеләнде.

Ул – моңа кадәр Роскомнадзорның ТР буенча идарәсен җитәкләгән Айрат Зарипов. 

Айрат Зарипов 1962 елда Казанда туган. «Физик» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын (1984), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын (1995) тәмамлаган. 3 нче класслы РФ Дәүләт советнигы (2011). ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). Гаиләле, ике кызы бар.

Читайте на сайте