World News

Әлмәттә кар автомобилендә узышу буенча Россия чемпионатында 17 яшьлек спортчы үлгән

Бүген, 24 гыйнварда, Әлмәттә чемпионат барышында Яңа Уренгойдан килгән 17 яшьлек узышчы үлгән.

Фаразларга караганда, спортчы югары тизлектә барганда егылып төшкән һәм аны кар автомобиле сыткан.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты “Факел” СТК (Яңа Уренгой шәһәре) спортчысы Лучин Даниил Игоревич фаҗигале рәвештә вафат булу сәбәпле, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Читайте на сайте