World News

Бер егет потенциягә тәэсир итә торган дарулар урлаган

27 яшьлек Чаллы егете бер төн эчендә шәһәр даруханәләреннән 24 500 сумлык дару урлаган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Автокала полиция хезмәткәрләренә урлау турында мәгълүматны төнге бердә хәбәр итәләр. Баксаң, егет шәһәр даруханәләренә кереп, ирләрнең җенес органнарына тәэсир итә торган даруны сорый. Банк картасы белән түлим дип сатучыларны алдаган. Картада кирәкле акча булмганын аңлаганда, ул инде даруны тотып кача торган булган. Шулай итеп ул дүрт кап даруны урлап кача.

Читайте на сайте