World News

Әлмәтлеләргә Бөек Җиңү бүләге

«Хәтер китабы» – Әлмәт ветераннары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә зур бүләк булачак.
Аның битләрендә ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш толларының, алар турында башкаларның истәлек-бәяннары урын алачак.
 
Уникаль проектны оештыручылар китапны төзүдә актив катнашырга чакыра. Әби-бабаларының батырлыгы турында мәкаләләрен китапта күрергә теләгән кешеләр «Стиль и совершенство» журналы редакциясенә мөрәҗәгать итә алалар. Әлегә китап авторлары материаллар җыю белән мәшгуль.
 
«Хәтер китабы» битләренә эләгергә теләүчеләр 40-60-61 телефоны буенча шалтырата ала.

Читайте на сайте