Кишер, ит һәм бәрәңгегә бәя арткан
Узган атнада Татарстанда кайбер төр яшелчә һәм сыер итенең бәясе арткан. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстандагы бүлеге хәбәр итә.
Кишер, бәрәңге, кәбестә бәясе — 5-5,7 %ка арткан, алма һәм башлы суган — 4-4,6 %ка кыйммәтләнгән. Шулай ук сыр, дөге, маргарин, шикәр дә кыйммәтләнгән — арту 2,6-3,2 % тәшкил итә. Тары, ак май, сыер ите, токмач, көнбагыш маена бәяләр 1,1-1,7 %ка арткан. Калган төр продукция бәяләре 1 %тан кимрәккә кыйммәтләнгән.
Шул ук вакытта карабодай ярмасына бәяләр 0,8 %ка төшкән.
http://intertat.ru/tt/