World News

Әлки районы Апак ягы да яктыра башлады

Апак урамнарында төннәрен  21 лампа яна, Каракүлдә дә 5 яктыркыч куелды.

 Бу җирлектә урамнарны яктырту буенча эш берара бик сүлпән барды, кешеләрнең ышанычы җитеп бетмәдеме, үзара йөкләнгән салым да авырлык белән җыелды. Инде нәтиҗә күренә башлагач, акча туплау да җайга салынып килә. Һәрхәлдә, әле генә үткән референдумда бу елга үзара йөкләнгән салым кертү тәкъдимен күпчелек яклап чыкты. Җыелган акчалар Каракүлгә тагын лампалар өстәү, Иске Тумба авылын яктыртуга керешү мөмкинлеге бирәчәк.

Читайте на сайте