World News

Тренер яшь хоккейчының үлемендә гаепләнә

66 яшьлек тренер-укытучы Ш.Б. һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык белән үлемгә китерүдә гаепләнә.

Чаллыда Боз сарае бинасы янындагы хоккей тартмачыгындагы тренировкадан соң тренер капкаларны ача алмагач, балаларга коймадагы аралыктан чыгарга тәкъдим итә. Укучыларның күбесе чыга, ә менә 10 яшьлек малай 2,7 метр биеклектән бетон мәйданга башы белән килеп төшә. Аның баш миенә зыян килә. 4 декабрьдә ул реанимация бүлегендә җан бирә.

Ш.Б. вазифасыннан азат ителгән. Әлеге эш судка җибәрелгән. Боз сарае директоры һәм андагы 20 хезмәткәргә выговор бирелгән.

Читайте на сайте