World News

Россиядә ике генә Президент калды

Россия Президенты Владимир Путин федераль үзәк белән  вәкаләтләрне чикләү турында килешүләре булган РФ субъектларына Президент сүзен 2016 елның 1 гыйнварына кадәр генә калдырырга рөхсәт бирүче законга кул куйды.

Шулай итеп, РФ субъектлары башлыклары исемен үзгәртмәгән төбәкләр билгеләнгән көнгә кадәр Президент сүзен саклап калу хокукына ия.

Әлегә Россиядә ике Президент бар. Владимир Путиннан тыш, Рөстәм Миңнеханов әлеге исемне йөртә.

Читайте на сайте