World News

Кеше гомерлэре бик кыска

КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИК КЫСКА

Бу дөньяда бар да үлчәүле бит,

Көннәр, еллар, гомер юллары.

Ходай биргән яшәү чакрымы да,,

Офык үлчәмендә нибары.

 

 Үлчәүләрдә кеше язмышлары,

 Фәрештәләр үлчи ялгышларны.

 Бик кыска шул фани гомеркәйләр,

 Кадерләрен белик тормышларның.

 

Ярлары юк язмыш елгасының,

Упкыннары чиксез булса да.

Еллар исәрлеген тыям димә,

Йөгерсәң дә, басып торсаң да.

                   

Ничә кабат үлчәүләргә басам,

Кабат басам, кабат үлчәнәм.

Бу дөньяда кеше гомерләре,

Бигрәкләр дә кыска үлчәнгән.

 

Вазыйх Фатыйхов

Читайте на сайте