World News

Әлмәткә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

 Иртәнге якта Камил хәзрәт Сәмигуллин  район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Сүз райондагы мөселман ширкәтләре үсеше, дин стандартларын саклау кирәклеге, районда яшәүче башка милләт вәкилләре белән мөнәсәбәтләр турында барды.

Аннан соң Камил хәзрәт имамнар һәм шәкертләр белән очрашты. Киңәйтелгән утырышка республиканың көньяк-көнчыгыш районнары имам-мөхтәсибләре  дә килде. Камил хәзрәт Сәмигуллин 2015 елның республиканың Диния нәзарәте тарафыннан Татар дин белгечләре елы итеп игълан итүен җиткерде, татар милләтенең рухи байлыкларын яңарту буенча эш алып барырга чакырды.   

Читайте на сайте