World News

Татарстанда хезмәт хакын вакытында түләмиләр

Росстат сайты хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округында хезмәт хакы тоткарлану буенча Татарстан икенче урында тора.

1 февральгә республикада 64 миллион сум күләмендә хезмәт хакы вакытында түләнмәгән.

Коммерция оешмаларының түләмәүләре акча юклык белән бәйле булса, бюджет оешмаларында хезмәт хакларын вакытында биреп баралар икән. Түбән Новгород өлкәсендә 78, 6 миллион сум күләмендә хезмәт хакы түләнмәгән. Мондый зур сумманы белгечләр илдәге кризис белән бәйләп аңлата.

Читайте на сайте