World News

Татарстанда юл һәлакәтендә балалар зыян күргән

Бу араларда балигъ булмаган балалар катнашында юл һәлакәтләре ешайды.

Кичә Чаллыда бер шофер тизлекне арттырып, «зебра» буенча чыгып барган 8 яшьлек укучыны таптата. Аның баш мие селкенә һәм җәрәхәтләнә.

Шулай ук “Лада Приора” машинасы йөртүчесе руль белән идарә итүне югалта һәм ут баганасына килеп бәрелә. Янында барган 10 яшьлек кыз төрле имгәнүләр белән сырхауханәгә озатыла. Гомумән, автокалада узган тәүлектә генә 90 га якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Читайте на сайте