World News

Суд приставлары балалайканы да алып киткәннәр

Суд приставлары бер кешедән кредит буенча 90 мең сум бурычын түләтергә килгәч, аннан балалайкада уйнап күрсәтүен үтенгәннәр.

Музыка уен коралының эшкә яраклы икәнен белгәч, приставлар аны һәм хуҗаның ноутбугын алып киткәннәр. Чөнки бурычлы адәм беркайда да эшләми, аның авыл өеннән башка берние дә булмаган. Бу хәл Баулы районында була. Ул ун көн дәвамында бурычын түли алмаса, балалайка белән ноутбук аукционга куеп сатылачак.

Читайте на сайте