World News

Юхмачы хастаханәсендә ремонт башланды

 serpuhov.ru 

Юхмачы участок хастаханәсендә төзүчеләр зур ремонт эшләренә керештеләр.

Әлеге хастаханә бинасын ремонтлау быел республика программасына кертелгән. Биредә 5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Төзүчеләр тәрәзә-ишекләрне алыштырачак, санузел системасы һәм вентиляция юллары яңабаштан эшләнәчәк. Электрүткәргечләр яңартыла башлады инде.

Заманында әлеге хастаханә бинасын төзү бик озакка сузылган иде. Ремонтчылар исә яңарту эшләрен тиз тотарга уйлыйлар. Шуңа да монда берьюлы берничә бригада эшкә керешкән.

Читайте на сайте