World News

40 яше тулмаган хатын-кызларга тәмәке сатмаячаклар

Әлеге тыю баласы янында тәмәке сатып алырга теләгән өлкәнрәк хатын-кызларга да кагылырга мөмкин. КПРФ депутатлары шундый канун проекты әзерләгән.Беренче документта 40 яше тулмаган гүзәл затларга тәмәке сатуны тыю кирәклеге әйтелсә, икенче проектта янында баласы булган хатын-кызларны тәмәкедән мәхрүм итүнең яхшы тәрбия чарасы булачагы хакында ассызыклана.

Депутатлар фикеренчә, хатын-кызның тәмәкегә бәйлелегеннән бар тик канунлы юл белән генә котылып була. Канун проектында сатучының хатын-кыздан паспортын сорарга хаклы булуы да әйтелә. Проект әзерләүчеләр канун бозган хатын-кызны — 3-5 мең, ә сатучыны — 30-50 мең, ә сәүдә ноктасы хуҗаларын 100-150 мең сум штрафка тартырга тәкъдим итә.

 

http://intertat.ru/

Читайте на сайте