World News

Җәяүлеләргә дә штраф түләргә туры киләчәк

Җәяүлеләр катнашында булган юл һәлакәтләрендә алар үзләре ук еш кына авыр тән җәрәхәтләре алалар.

Үткән елда Әлки районында дүрт җәяүлене машина бәрдерү очраклары теркәлгән. Аларда ике кешенең гомере өзелгән, ике җәяүле яраланган.

2015 елның 1 июленнән җәяүлеләргә кагылышлы яңа кагыйдә гамәлгә керә: тәүлекнең караңгы вакытында авылларда һәм шәһәрләрдә җәяүлеләр машина утын чагылдыручы элементлары булган киемнән йөрергә тиеш. Ә торак пунктлардан читтәге юлларда җәяү йөргәндә махсус кием мәҗбүри булачак. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта җәяүлене 500 сум күлдәмендә административ штрафка тартырга мөмкиннәр.

Читайте на сайте