World News

Патриотик җырлары белән халык күңелендә патриотик хис тудырдылар

Шушы көннәрдә балалар сәнгать мәктәбендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап патриотик җырлардан концерт программасы күрсәттеләр.

 Анда яшь башкаручылар, тәҗрибәле җырчылар, район һәм республика күләмендә җиңү яулаучылар белән призерлар чыгыш ясадылар. Концерт барышында мәктәпкә нигез салучы, аның беренче директоры, Бөек Ватан сугышында катнашкан Алексей Лысовны хөрмәт белән искә алдылар. Йөрәккә үтеп керерлек җырларны тамашачылар бирелеп тыңладылар, көчле алкышларга күмделәр.

 

http://www.ultop.ru/news/all/433/

 
 

 

Голназ Зарипова

Читайте на сайте