World News

Билгесез ир балигъ булмаган кызга бәйләнгән

Башкаланың Четаев урамындагы йортларның берсендә яшәүче  ханым кибеткә чыгып барганда подъездда 50 яшьләрендәге таныш түгел бер ир-атка тап була. 

Нишләп торуы турында белешә һәм  ир-атның җилкәсе аша  аулак почмакка күз ташлый. Ә анда букчасын кочаклаган, куркынган күрше кызы басып тора. Шөбһәләнгән ханым кызга “Бар өеңә кер”, - дип эндәшүгә ир-ат чыгуга таба юл ала. Әлеге вакыйга шаһиты иренә шалтыраткан арада билгесез ир юкка чыга. Ханым бу хакта хәбәрне социаль челтәргә элә. Ә менә балигъ булмаган кызның әти-әнисе  полициягә хәбәр итмәгән булып чыга.  Бәлки кыз бала үзе аларга бу хакта сөйләмәгәндер.  

Социаль челтәрдә исә Четаев урамында пәйда булган сәер адәмнең  (тышкы билгеләре буенча) каланың башка урыннарында да очраштыруы турында язалар.

Читайте на сайте