World News

Лениногорскилы Зәй хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде

 Ул - моңа кадәр Лениногорск үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары булып эшләгән  Рим Әмиров, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" сайты.


Аның белән сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин таныштырган.
  Рим Рифович коллективка :
-Алдагы эшчәнлегемнән  коллектив канәгать калды, Мин  -төньяк флоты этабын узган  хәрби табиб, сезнең белән дә килешеп эшләрбез, министрлык куйган бурычларны үтәрбез,сынатмабыз, - диде ул.
Рим Риф улы 1970 елда Лениногоск шәһәрендә туган. Гаиләле, ике баласы бар.

Читайте на сайте