World News

Инспекторга ришвәт биргән машина йөртүченең эше судта

Административ  хокук бозу өчен беркетмә төзетмәс өчен  ЮХИДИ инспекторына  акча “төрткән” машина йөртүченең эше Казанның Вахитов районы судына җибәрелде.

Транспортының теркәү номеры танымаслык хәлгә килгән йөртүче административ җәзадан куркып, инспекторга эшне йому өчен 500 сум акча тәкъдим итә.  Әмма юл иминлеге сагында торучы  әлеге калымнан баш тарта.  Нәтиҗәдә 45 яшьлек машина йөртүчегә карата Җинаятьләр Кодексының 291 маддәсе буенча  эш ачыла.

Читайте на сайте