World News

Син миңа кирәк, бик кирәк , аңлыйдыр бары йөрәк

  Әгәр югалтсам сине кинәттән,

Яраткан хәлем- шушы сүрәттән?1

Нишләргә кирәк,түзәрме йөрәк-

Димәк, син миңа, шулкадәр кирәк!

 

Әгәр чынлап та, төшем өн булса,

Китәмен диеп килеп сыенсаң?

Җаным аңламас, аңламас  сине,

Югалтыр мәңге, олы сөюне.

 

Кабатланмыстыр, юк кабатланмас,

Ә йөрәк инде,  башкага  бармас.

Калырмын бары, калырмын синдә,

Һич кабатланмас олы сөюдә.

 

Янармын утта, агармын суда,

Табармын дәва, йөрәк ярсуга.

 Икебез дз без сөю утыннан-

Күкләрдән күптән никах укылган.

 

Әгәр аз гына югалтсам сине,

Шулкадәр менә, сагынам инде.

Син бәхетемдер- Ходайдан бүләк ,

Син миңа җаным, кирәк , бик кирәк!

Вазыйх Фатыйхов.

 

http://ladyo.ru/seks/225-vzaimoponimanie-v-seme.html

 

Читайте на сайте