World News

Тәрбияче сабыйларны салкын идәндә йоклаткан

Бер тәрбияче тыңламаган балаларны көндезге ял вакытында салкын идәндә йоклатып «тәрбияләгән». 

Бу хәл февраль азагында Түбән Камада була. Дүрт бала тәрбияченең үзләрен идәндә йоклатуын һәм өстәвенә бүлмәдә тәрәзәне ачып куюын сөйләп бирәләр. Кайберләре бу очрактан соң авырып китә. Әти-әниләр чаң суга. Прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Хәзерге вакытта тәрбияче эштән азат ителгән. Мондый хәлгә юл куйган бакча мөдирен дә эшеннән алганнар.

Читайте на сайте