World News

Лениногорскилылар каратэ беренчелегендә

22 мартта Яр Чаллы шәһәрендә Кекусинкай каратэ бүлеге кумитэ буенча Татарстан Республикасы чемпионатының Ачык беренчелеге үтте. 


Анда Лениногорск шәһәре спортчылары да катнашты һәм призлы урыннар яулады. 
Нәтиҗәдә, 12–13 яшьлекләр арасында I урынны Анатолий Буслаев, 18 яшьтән дә олыраклар арасында II урынны Владимир Петрыкин яулады. 
Шулай ук, безнекеләрдән тагын Ирина Буслаева, Рома Кайумов, Артур Кашапов һәм Салават Ямалтдинов катнашты.

Читайте на сайте