World News

Әлмәттә табиблар суга сикерде

Сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючыларның 11 нче спартакиадасы дәвам итә. Алты  учреждениенең 15 табибы һәм шәфкать туташы бу юлы  балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге бассейнында көч сынашты.

Хатын-кызлар 25 метрга, ир-атлар 50 метрга йөзде.  Команда зачетында медсанчастьта эшләүчеләр беренче урын алды. Шәхси беренчелектә медсанчастьның 2 нче кардиология бүлеге мөдире Светлана Шәрәпова һәм функциональ диагностика табибы Рөстәм Гайсин финишка беренче йөзеп килделәр.

Читайте на сайте