World News

Әлмәт балалары юлда имгәнә

Шәһәрдә һәм районда ике ай эчендә балалар катнашында 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Әлеге очракларда 7 бала төрле дәрәҗәдә имгәнгән, бер баланың гомере өзелгән.

Агымдагы атнадан язгы каникуллар башланды. Бу җәһәттән 19 марттан 31 енә кадәр ЮХИДИ балаларның юлларда имгәнүен кисәтү буенча комплекслы чаралар уздыра. Шулай ук “Бала- төп пассажир” акциясе дә игълан ителде. Аның барышында балаларын транспорт чараларында махсус җайланмага утыртмаган әти-әниләр ачыкланачак. Юл-патруль службасы хезмәткәрләре җәяүле балаларга да игътибар итәчәк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата карточкалар тутырыла.

Читайте на сайте